Городская детская библиотека - филиал № 6

Тәрбия сәгате: "Безнең дүрт аяклы дусларыбыз"

Каникуллар уңаеннан бүген безнең китапханәдә балалар өчен кызыклы әңгәмә үтте "Безнең дүрт аяклы дусларыбыз". Укучыларга этләр һәм песиләр турында яңа мәгълүмат бирелде. Китапханәче Х.Халиковның "Мыекбай" әкиятеннән өзек сөйләде. Балалар эт һәм мәчеләрнең токымнары, гадәтләре турында белделәр. Чара барышында укучылар үзләренең зиреклеген сынап карадылар, сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан тәрбия сәгатенә багышланган китаплар күрсәтелде.