Городская детская библиотека - филиал № 6

"Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!"

18 нче октябрь көнне 15 нче мәктәптә "Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!" дигән темага тәрбия сәгате үтте. Төп максаты,  китапка сакчыл караш тәрбияләү, матур әдәбият белән кызыксыну уяту. Китап турында шигырьләр укылды. Укучыларга китап турында мәкальләр әйтелде. Китап –гаҗәеп зур хәзинә. Ул кешеләргә еллар буе хезмәт итә. Шуның өчен аны яратырга, хөрмәт итәргә һәм сакларга кирәк. Чарабыз "Китап ничек туа" дигән тапшыру белән тәмамланды.