Городская детская библиотека - филиал № 6

"Мин татарча сөйләшәм"

19 февраль көнне "Мин татарча сөйләшәм " республика- күләм проекты кысаларында, туган тел атналыгы кысаларында 6- нчы балалар китапханәсе "Җәлил укулары"- дип исемләнгән мәктәпкәчә балалар өчен шигырь бәйгесе уздырды.

Чарага 20 бакчачы бала Муса Җәлил иҗатын татар телендә, туган телдә әзерләп килгәннәр.

Чара, гадәттәгечә " И Туган тел" сүзләре белән башланып китте, ә чараны ачып җибәрергә арабызда булган иң олы кешегә бирәбез - аксакаллар шурасы әгъзасы Хадиуллин Мөснәви агага. Ә хуҗалар hәм 34- нче татар теле тәрбиячесе Юсупова Рушания Мөснәви аганы туган көне белән котлап бик матур hәм тәмле чикләвекләр әшләп килгәннәр.

 Ә без дәвам итәбез- тәҗрибәле hәм җитди җюри әгъзаларын каршылыйбыз:
1. Исмагилова Василә Исмагил кызы - Татар Конгрессы Түбән Кама бүлеге директор урынбасары;
2. Ишмөхәммәтов Ильhам Шакирзян улы- 20- нче мәктәп директоры;
3 Мирхазова Нурзия Рәшит кызы - балар язучысы, 39- нчы балалар бакчасынының өлкән тәрбиячесе.

Бәйге барышында кунакларыбыз да булды- матур тавышы белән Зиннатуллин Рәмзил чыгыш ясады. Моңлы скрипка тавышын да ишетергә насыйп булды , 5- нче музыка мәктәбеннән килгән укутучы Захарова Альбина Равил кызы рәхмәтеннән.

Бар тәрбиячеләргә, әти- әниләргә балаларны әзерләу очен рәхмәтебезне белдерәбез hәм шигырь бәйрәмен йомгаклап нәтиҗәләрен чыгарабыз:
76- нчы балалар бакчасыннан Рахимова Альмира - 1 нче урын! Әфәрин! 
34- нче бакчадан - кызлар төркеме 2 урын! 
76- нчы балалар бакчасыннан Харисова Сальмина - 2 нче урын! 
31- нче балалар бакчасыннан Хабибуллина Алия - 3 нче урын!
42- нче балалар бакчасыннан Шайхутдинова Эмилия - 3 нче урын!
Әфәрин, балалар!

Барлыгы 45 кеше катнашты.