Городская детская библиотека - филиал № 6

"Китапханә белән танышу"

Сезгә Кыш бабай ярдәмчесе кайчан да булса килгәне бармы?
Ә менә 20 нче мәктәпнең 1а сыйныфы укучыларына килде!
Балалар китапханәчеләр оештырган танып-белү экскурсиясендә булдылар һәм бик теләп иске әкиятләрне, әкият геройларын искә төшерделәр, китапханә, китап турында табышмаклар чиштеләр.
Китапханәнең барлык бүлекләре, китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштылар.

Әмма көтмәгәндә әлеге чарага Кыш бабай ярдәмчесе килде, барысын да яңа ел белән котлады һәм татлы призлар (кәнфитләр) тапшырды.