Городская детская библиотека - филиал № 6

"Әкияттә кунакта" (А.Алиш әкиятләре буенча сәяхәт)

Китапханәче балаларны Абдулла Алишның тормыш һәм иҗат юлы белән кыскача таныштырды. Чара барышында балалар белән бергә “Сертотмас үрдәк” әкиятен уйнадык (балаларга йорт һәм кыргый хайваннарның битлекләре таратылды).

      Чара балаларга бик ошады, алар бик теләп һәм кызыксынып катнашып утырдылар. Соңыннан алар Абдулла Алишның матур рәсемнәр белән ясалган әкият җыентыклары белән тагын бер якыннанрак таныштылар.