Городская детская библиотека - филиал № 6

"Әниләр бәйрәме"

Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң әүвәл
"Әннә" дип ачылган бит.

Шушы шигырь юллары белән безнең китапханәдә 42-балалар бакчасы балалары өчен "Әниләр бәйрәме" дип исемләнгән чарабыз башланды.
Бәйрәмдә балалар бик актив катнаштылар. Төрле уеннар уйнадылар, "әни" турында матур шигырьләр сөйләделәр һәм чара ахырында балар "Умка" мультфильмын карый алдылар!