Городская детская библиотека - филиал № 6

"Бизәкләрдә халкым тарихы"

Тарихыбызга кагылышлы бер генә әйберне, бер генә бизәкне дә онытырга һәм югалтырга хакыбыз юк безнең. Болар – безнең әби-бабаларыбызның үзләреннән соң килгән буыннарга, безгә генә түгел, балаларыбызга һәм балаларыбызның балаларына да мирас итеп калдырган байлыгы... ✨
21 нче ноябрь көнне 20-нче мәктәпнең 4 "Б" сыйныфы укучыларына "Бизәкләрдә халкым тарихы" дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарада түбәтәй, ашъяулык, читек, калфакларга төшкән татар милли бизәкләре турында сүз барды, укучылар халкыбызның борынгы җәүһәрләре, рухи ядкарьләр иленә сәяхәт итте.Татар халкының күп гасырлар төрле әсәрләрдә, халык иҗатларында яп-якты урын тапкан гүзәл үрнәкле орнаментлары: ювелир эшләнмәләрдәге нечкә бизәкләр, тукымалардагы бизәкле чигешләр, баш киемнәре: калфак, түбәтәй, авыл йортларының бизәкләре белән таныштырдык.