Городская детская библиотека - филиал № 6

"Мирас Угы"

Китапханәдә көзге каникуллар дәвам итә!
Туган як турындагы мультфильмнан да яхшырак нәрсә булырга мөмкин микән?
5 нче ноябрь көнне 20 нче мәктәпнең 4Б сыйныфы укучылары безнең китапханә кинозалында булдылар һәм "Мирас Угы" дип исемләнгән мультсериалын карый алдылар.
Бу дөнья Зөләйха белән Роман маҗаралары дөньясы, анда кызыклы сюжет кына түгел, ә Татарстан тарихыннан кызыклы фактлар да бар.
Ә безнең "Җиде энҗе бөртеге" китабы бу чараны җанлы рәсемнәр белән тулыландырды.