Городская детская библиотека - филиал № 6

Мастер-класс "Күбәләк-магнит"

3-нче ноябрь көнне Түбән Камада ел саен уздырыла торган "сәнгать төне" халыкара мәдәни-белем бирү акциясе узды. Безнең хезмәткәрләр дә анда катнашты һәм шәһәр музеенда "Күбәләк-магнит" дигән мастер-класс үткәрде. Барлык балалар да төрле, кабатланмас, якты күбәләкләр ясадылар һәм барыбыз да яратып көтеп алган җәйне бер минутка гына булса да якынайттык!