Городская детская библиотека - филиал № 6

"Мирас угы"

Китапханәдә көзге каникуллар!
Ә сез беләсезме, кем ул Роман һәм Зөләйха?
Бүген безнең кинозалда 20 нче мәктәпнең 1 А сыйныфы укучылары шушы геройлар һәм аларның маҗаралары белән таныштылар.
"Мирас Угы" мультфильмын карагач, Татарстан тарихыннан кызыклы фактлар белделәр.
Безнең китапханәдә инде яраткан геройларыбыз белән" Җиде энҗе бөртеге" дигән интерактив китап бар. Анда рәсемнәр җанлана!
Менә шулай итеп балалар кызыклы һәм файда белән үз вакытын каникулда үткәрәләр!
Каникулларда син ни белән шөгыльләнәсең? Фикерләрең белән комментарийларда уртаклаш!