Городская детская библиотека - филиал № 6

«Балалар дөньясы тылсымчысы»

Рәшит Бәшәр укучыларга, нигездә, балалар язучысы буларак билгеле. Шагыйрь буларак, Р.Бәшәр бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яратып яза.
10-нче октябрь көнне Р.Бәшәрнең 70- еллык юбилее уңаеннан 42-нче балалар бакчасында "Балалар дөньясы тылсымчысы" дип аталган кызыклы уку минутлары узды. Мәктәпкәчә балалар язучының кыскача тормыш иҗаты һәм китаплары белән таныштылар. Чара барышында "Нәни аю баласы", "Дөяләр", "Кечкенә песи баласы" кебек шигырьләрен кызыксынып һәм игътибар белән тыңладылар.
Шул уңайдан балалар безнең китапханә яздырып ала торган журналлар белән таныша алдылар. Кечкенә нәниләр "Непоседа", "Сабантуй", "Тошка", "Фантазеры", "Домашний любимец", "Веселый затейник" кебек журналларын карый алдылар. Соңыннан "песи баласы" рәсеме ясау уенында катнаштылар.