Городская детская библиотека - филиал № 6

Игелек атнасы

Бүген без шәһәр халкын сынап карадык...
#МәрхәмәтлеТатарстан акциясе кысаларында 6 нчы балалар китапханәсе китапханәчеләре Тукай паркына чыктылар, анда безнең шәһәрлеләрнең татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен белделәр.
Бу көн бик яхшы узды һәм яраткан паркка килергә теләүчеләр аз түгел иде! Ә без иң кечкенәләрдән башладык, хәер, биремнәр барысы өчен дә: сабыйлар һәм өлкәннәр өчен дә бер үк иде.
Тест сораштыруында катнашырга теләүчеләр дә җитәрлек иде, тик менә нәтиҗәләр төгәл түгел иде.
Викторина һәм тест нәтиҗәләре буенча татар телен барысыннан да яхшырак яшүсмерләр белүе ачыкланды.
Ә менә кече яшьтәге мәктәп балалары, әти-әниләре татарча сөйләшсә дә, телне белми.
Шулай итеп, барлык теләүчеләр китапханәгә татар теле түгәрәгенә чакырылды! Рәхим итегез!