Городская детская библиотека - филиал № 6

"Шәһәрдә бәхет"

30 август-шәһәр һәм Республика туган көннәре!
Татарча челлендж, MЕГАраскраски, интеллектуаль уен һәм башка бик күп уеннар!
Ә барысы да парад белән башланып китте, анда Муниципаль китапханә хезмәткәрләре башка оешмалар белән беррәттән катнашты, беренче рәтләрдә, әлбәттә, Г.Тукай әкиятләреннән геройлар барды, чөнки китапханәчеләр Г. Тукай урамын тәкъдим иттеләр...
Соңрак китапханәчеләр командасы үзләренең туган урамына, Тукай паркына юнәлделәр , анда теләге булган һәр кеше өчен Татарстан , Түбән Кама шәһәре тарихын белү буенча викториналарда катнашу мөмкинлеге туды, «татарча челендж»да татар телен белүләрен тикшерделәр... Ә күпме халык уеннары уйналды, теләсә нинди зәвыкка мастер-класслар күпме оештырылган иде ...
Гомумән, безнең бәйрәм бик уңышлы узды!!!
Ә сезнең?
Аңлатмаларда сезнең җавапларыгызны көтеп калабыз...