Городская детская библиотека - филиал № 6

"Ел китабы - 2018"

12-нче июль көнне 41-нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен «Ел китабы - 2018» китаплары буенча әңгәмә үткәрелде. Балаларга Ф.Җамалетдинованың "Тешле карандаш"; М.Сафинаның "Болыт кызы"; И.Миңнуллинның "Балыкчы үрдәк" китапларыннан кызыклы шигырьләр укылды. Ә инде Г.Рәхимнең "Иске самавыр торбасы" һәм Р.Батулланың "Колакчын Тафи" кебек әсәрләрен балалар кызыксынып тыңладылар.