Городская детская библиотека - филиал № 6

Сабантуй

Сабантуй бәйрәме - татар халкының иң олы бәйрәме, һәр кемнең көтеп алган бәйрәме. Бигрәк тә балалар өчен шатлыклы бәйрәм 41-нче балалар бакчасына йөрүче балалар Сабантуйда булып кайттылар. Кайда дисезме? 6-нчы балалар китапханәсе оештырган Сабантуйда! Мәйдан уртасында төрледән-төрле матур уеннар оештырылды: аркан тартышу, су ташу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү. Бер төркем балалар чүлмәк ватучыларга көч биреп тордылар. Сабантуе шулай шаулап - гөрләп үтте. Һәр китапханәчеләр тарафыннан оештырылган әлеге чара балалар күңелендә озак сакланыр дигән теләктә калабыз

әлеге чарада 25 бала катнашты