Городская детская библиотека - филиал № 6

"Мурзилка кунакка чакыра"

    "Мурзилка" журналы белән кем таныш түгел? Мөгаен, андыйлар юк - кечесе дә, карты да журналны хәтерлидер. Быел "Мурзилка" журналына 95 яшь тулды. Олы яшьтә булуга карамастан, журнал әле дә укучылар арасында актуаль - анда башваткычлар, конкурслар, викториналар, балалар өчен төрле эчтәлекле язмалар да табылачак. Бүген дә "Мурзилканың" туган көненә безнең укучыларыбыз үз куллары белән "Мурзилка" журналлары буенча кул эшләнмәләре коллекциясен ясадылар.

Барлыгы - 12 кеше катнашты.