Городская библиотека - филиал № 5

« Китапханә төне- 2019» бөтенроссия акциясе.

Без шундый театр төзербез, аның исемен алтын хәрефләр белән язырлар. ( Г.Кариев .1908 ел.)

 

 2019 ел Россиядә театр елы дип игълан ителде.

 Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә « Китапханә төне- 2019» бөтенроссия  акциясе узды.

5 нче китапханә хезмәткәре Викулова О.М кичәне башлап җибәрде. Нафикова Л.М, Магсумова А.И. һәм 5нче китапханәнең актив китап укучысы Ахметшин Р.И.,Г.Камалның  «Беренче театр» пьесасыннан өзек тәкъдим иттеләр.

Кичә  беренче татар театрының ачылу тарихы, аның беренче актерлары (  «Сәйяр» труппасы ), театрның барлыкка килүендә зур роль уйнаган шәхесләр ( Г.Кариев, Г.Камал, К. Тинчурин һ.б.) багышланган презентация белән башланып китте.

«Театр –кеше күңеленә турыдан туры юл салучы сәнгать, һәм ул халык тормышыннан башка яши алмый. Милли театр бигрәк тә ».

                                                                               М. Сәлимҗанов, 1996 ел.