21 нче февраль "Халыкара туган тел көне"
21 нче февраль һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла.
Цитата: «Тел- халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый» Ф. Яруллин.
22 февральдә китапханәдә " Клевер " яшьүсмерләр клубына йөрүче балалар "Халыкара Туган тел көне " нә килделәр. Алар дөньядагы төрле телләр хакында үзләренең белемнәрен арттырдылар, әкиятләр, шигырьләр укыдылар.