21 февраль "Халыкара туган тел көне"
21 нче февраль һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла.
Цитата: «Тел- халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый» Ф. Яруллин
Бу максаттан 21нче февраль Халыкара “Туган тел атналыгы” кысаларында
13 нче мәктәпнең 5 класс укучылары белән " Туган тел бәйрәме" нә багышланган чара үткәрелде.
Укучылар " Туган тел көнен" билгеләп үтү тарихын белделәр. Төрле телләрдә мәкаләләр, шигырьләр укыдылар.