Китап күргәзмәсе « Олы талант иясе »
2018 елда язучы, драматург һәм шагыйрь Хәй Вахитка 100 яшь тулды. Шул уңайдан без язучының китапларыннан торган« Олы талант иясе » дип аталган күргәзмә оештырдык.
Х.Вахит опера либреттолары һәм музыкаль комедияләр авторы буларак та билгеле. Татар драматургиясен һәм татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1968 елда Татарстанның, ә 1978 елда " Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исемнәр бирелә.