Городская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе "Татар театр сәнгатенә нигез салучы"

 Атаклы драматург, сүз остасы, ялкынлы публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәскәр Камалның тууына2019 елның  6 январенда 140 ел тула. Татар театрының мәйданга килүе, татар драматургиясенең классик үрнәкләре тууы Г.Камал исеме белән бәйле.Аның чынбарлыкны, реаль тормышны зур осталык белән тасвирлаган драма һәм комедияләре үз заманында зур бәя алганнар. Шул уңайдан без 23 январьда драматургка багышлап  оештырылган китап күргәзмәсе янында күзәтү оештырдык.