"Чтение без границ" " Китап укуга мәхәббәт - театр аша"
16 март көнне № 5 шәһәр китапханәсендә халыкара театр көненә багышлап "Китап укуга мәхәббәт -театр аша " дип исемләнгән чара үткәрелде. Кечкенә китап укучыларыбыз театр тарихы һәм башка халыкларның театрлары белән кыскача танышып чыктылар. Татар драматургларының әсәрләреннән өзек укыдылар. Г.Тукайның "Шүрәле", "Су анасы" поэмаларына импровизация ясадылар.