" Хәтер сагында " китабын тәкъдим итү кичәсе
20 нче декабрьдә 5 нче китапханә уку залында " Хәтер сагында " исемле,укытучылар өчен чыгарылган җыентыклар китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәгә "Кама таңнары " әдәби оешмасы әгъзәләре, 15-нче урта мәктәп укучылары килде. Гаптуллин Нурулла Гаптулла улы, ни өчен китапны җыйнарга алыну тарихын сөйләде. Язучылар бу җыентыкка кергән, Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгалары турында язылган әсәрләрен укыдылар.