Городская библиотека - филиал № 5

Язучы,драматург Галиасгәр Камалга 145

Г.Камал укыган чакта ук әдәбият, театр сәнгате белән мавыга, рус спектакльләренә йөри. 1898 елда «Бәхетсез егет» (I вариант) исемле тәүге драмасын яза, төрек язучысы Н.Кәмалның «Кызганыч бала» драмасын татарчалаштыра, «Өч бәдбәхет» исемле пьесасы да дөнья күрә. Г.Камал «Мәгариф көтепханәсе» оештыра һәм китап басу, тарату эше белән шөгыльләнә башлый. Татар журналистикасын булдыру үстерү эшенә алына, газета-журналлар чыгаруны оештыра. Һ.Максуди чыгара торган «Йолдыз» газетасына эшкә килә, биредә 1917 елның октябренә кадәр эшли. Шулай ук Г.Тукай белән берлектә татар телендә беренче сатирик журнал – «Яшен»не чыгара. «Яшен» ябылгач, «Ялт-йолт» көлке журналында да эшен шул юнәлештә дәвам итә. Язучылык эшеннән тыш Г. Камал оста каллиграфист та булган. Алар рәссам-гравер Ибраһим Юзеев һәм матбагачы Иван Харитонов белән берлектә яңа гарәп-татар шрифты үрнәкләрен әзерлиләр. Бу вакыйга татар басма шрифты сәнгатен камилләштерүдә зур адым була.
Г.Камал – татар милли театрын үстерү эшенә зур көч куйган шәхес. Ул, театр репертуарын драма әсәрләре белән баетудан тыш, «Сәйяр» труппасында артист һәм режиссёр булып та эшли. 1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клуб бинасында беренче рәсми спектакль – Г.Камалның тәрҗемә әсәре «Кызганыч бала» сәхнәләштерелә.