"Хуш киләсең, Яңа ел!"
Тиздән Яңа ел киләчәк. Яңа ел – ул көткән бәйрәм генә түгел, ә Яңа ел – ул могҗиза көтү, узып баручы елга йомгак ясау, киләчәккә планнар төзү.
Бу искиткеч бәйрәм алдыннан, шәһәребез микрорайоннары үзләренең территорияләрен матурлау өстендә эшләделәр.
21 декабрьдә № 12,21 номерлы Координация советының уртак тырышлыгы белән Кайманов урамындагы 11 нче йортта Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды.
Якынлашып килүче Яңа ел шәһәр халкына күп шатлык, уңышлар китерсен!