Городская библиотека - филиал № 5

"9 декабрь: Геройлар көне" китап күргәзмәсе

Ел саен 9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнгә 5 нче китапханә-филиалда «Якташларыбызның даны белән горурланабыз» күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәнең максаты-яшь буынга илебезнең данлы үткәнен тагын бер кат искә төшерү, Ватан хакына гомерләрен биргән геройлар өчен горурлык хисе тәрбияләү!