Әдәби альманах " Туган як-иҗат чишмәсе"
Китапханәдә шәһәребез һәм районыбыз язучыларына багышланган "Туган як-иҗат чишмәсе" әдәби-иҗади альманахы узды.
Балалар язучыларның тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән таныштылар, районыбызның китаплар чыгарылган авылларында “булдылар”. С.Сөләйманованың “ Зәй сулары ага тора...,Ф. Моратованың “Мәңге яшә, Келәтле!”, Г. Исламованың “Шәңгелче: үткәне һәм бүгенгесе” , Р. Гыйльманова һәм Р. Борһановның “Чапчагым, син яшь чагым!". Шулай ук Б. Перминның, А.Юдина, М. Хәлимова, Н. Тукмачева һәм А. Николаеваның шигырьләр җыентыгы белән таныштылар.