Городская библиотека - филиал № 5

Риза Ишморат " Китап белән очрашу"

Тарихи шәхесләрнең образларын сәхнәдә гәүдәләндерү шулай ук әдипнең төп иҗат темаларыннан берсе була. Муса Җәлилнең фашист әсирлегендә күрсәткән батырлыгын тасвирлаган «Үлмәс җыр» (1955), идарәсез һәм азык-төлексез калган көймә-катерда Тын океан давылларын җиңеп узган Әсгать Җиһаншин һәм аның иптәшләре турында «Алар дүртәү иде» («Океан батырлары», 1961)
Әдипнең иҗат мирасы кырыкка якын исемдәге пьесаны үз эченә ала. Аның аерым пьесалары («Үлмәс җыр», «Давылга табан», «Шаулыйлар дулкыннар» һ.б.), рус һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителеп, үз заманында рус, башкорт, мари, үзбәк сәхнәләрендә дә уңыш казаналар.