Городская библиотека - филиал № 5

Әдәби-музыкаль кичә «Гомер учагында еллар яна»

18 октябрь көнне Уку һәм Аралашу Үзәгендә 5 нче китапханә хезмәткәрләре күренекле язучы, драматург,Татарстанның журналистлар  һәм язучылар  берлекләре әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова  һәм Илдар Юзеев  исемендәге әдәби премияләре лауреаты һәм   Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара  премиясе лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу уздырды. Автор үзенең иҗатына, әсәрләрен язу тарихына тукталды, чарада катнашучыларның биргән сорауларына җаваплар бирде.

     А.Әхмәтгалиеваның беренче язмалары мәктәп елларында ук вакытлы матбугатта күренә башлый. Хикәяләре, публицистик язмалары һәм юморескалары «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Мәйдан», «Тулпар», «Чаян» журналларында, «Мәдәни җомга» газетасында басыла.    Казан дәүләт университетында укыган елларында Казанның 10 нчы гимназиясендә укытучы, «Мәгърифәт» газетасында корректор булып эшли. Гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күченеп кайткач, «Нур» газетасында корреспондент, Яр Чаллы дәүләт педагогия институтында  укытучы булып та эшли.  «Мәйдан» журналының әдәбият бүлегенә, аннан «Казан утлары» журналына бүлек мөхәррире булып күчә.