Городская библиотека - филиал № 5

Күргәзмә "Түбән Каманың тарихи битләре"

25 сентябрьдә Советлар Союзы Герое Никита Фадеевич Каймановның тууына 116 ел тулу уңаеннан, Кайманов урамы бәйрәме узды. Тантана, Кайманов йортында урнаштырылган мемориаль такта янындагы митингтан башланды. Хөрмәтле кунаклар, чик сакчылары, укучылар, укытучылар һәм халык, Никита Фадеевичны искә алу өчен җыелды, шуның белән безнең якташыбызга хөрмәтен белдерде.
Бәйрәм чарасы №15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе ишегалдында дәвам итте, анда №13 нче һәм №14 нче микрорайон халкы, шулай ук чик буе кардәшлеге активистлары катнашты.
Советлар Союзы Герое Никита Фадеевич Каймановның тууына 116 ел тулу уңаеннан безнең китапханә «Түбән Кама тарихы битләре» китап күргәзмәсен оештырды. Халык игътибарына Түбән Кама шәһәре турында китаплар, шулай ук Н.Ф.Каймановка багышланган альбом, брошюралар тәкъдим ителгән иде