Городская библиотека - филиал № 5

Әдәби-тарихи сәгать " Түбән Кама, гүзәл шәһәрем"

23 сентябрьдә Шәһәр көне билгеләп үтелә.

Түбән Кама Татарстан Республикасының сәнәгать шәһәре,  аны табигый матурлыклар уратып алган, ул шулай ук Россиянең иң төзек торак пункты дип танылган: Түбән Кама бу исемгә ике тапкыр лаек булды. Шәһәр, 1960 еллар башында, химия комбинаты төзелгән чорда поселок буларак барлыкка килгән. 1966 елда Түбән Камага шәһәр исеме бирелде..

25 нче гимназия укучылары өчен «Любимый город Нижнекамск»/« Түбән Кама, гүзәл шәһәрем» әдәби-тарихи сәгать үткәрелде. Укучылар шәһәр тарихы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.