Городская библиотека - филиал № 5

Ишегалды бәйрәме " Юбилей-45"

Шәһәребездә йорт алды бәйрәмнәрен үткәрү яхшы традициягә әверелде. Монда кешеләр бер зур гаилә булып яшиләр. Һәркем бер-берсен белә һәм авыр минутларда ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер. Бу уңайлы ишегалдында җыелып, яңалыклар, файдалы киңәшләр белән уртаклашалар. Аларны барысын да туган шәһәрләренә, үз урамнарына, йортларына карата зур мәхәббәт берләштерә.
Бүген Химиклар проспектында йортның 45 еллыгына багышланган 102 нче ишегалды бәйрәме узды. 5 нче китапханә хезмәткәрләренә дә бу бәйрәмдә катнашу бәхете тиде. Халык яраткан шәһәребезгә багышланган шигырьләрне рәхәтләнеп тыңлады, викторина сорауларына җавап бирде.