Городская библиотека - филиал № 5

Әдәби сәгатъ «Балачак дусты»: Роберт Миңнуллинга-75

Татарстан язучысы һәм халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында «Балачак дусты» әдәби сәгате узды . Балалар Р.Миңнуллин сүзләренә шигырьләр укыдылар һәм балалар башкаруында җырлар тыңладылар.

Булачак шагыйрь 1948 елның 1 августында Башкортстанда туа. Казан университетын тәмамлаганнан соң Татарстан газеталары, журналлары һәм телекомпанияләре редакцияләрендә эшли. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре, Башкортстан Республикасы Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә. Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш исемендәге республика премияләре, Фатыйх Кәрим исемендәге Башкортстан Республикасы Дәүләт премиясе һәм Андерсен исемендәге халыкара әдәби премиясе лауреаты.