Городская библиотека - филиал № 5

«Юл марафоны» уен - ярышлары.

20 июльдә 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагерьлары балалары өчен китапханә хезмәткәрләре «Юл марафоны» уен - ярышларын үткәрделәр.
Чара башында китапханәче балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренең барлыкка килү тарихын, беренче светофорның кайчан һәм кайда уйлап чыгарылганын сөйләде. Слайд – презентация ярдәмендә барлык сигез төркем юл билгеләре белән таныштырды.
Аннары алар ике командага бүленеп, капитаннар сайладылар. Командалар актив рәвештә ярыштылар юл хәрәкәте буенча табышмакларга җавап эзләделәр, ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр. Балалар «ЮХИДИ белгечләре» викторинасы сорауларына җавап биргәндә яхшы белем һәм зирәклек күрсәттеләр.