Городская библиотека - филиал № 5

Китап + Интернет = Белемгә ачкыч» дигән мәгълүмат сәгате

Бүген социаль приют »Балкыш» та тәрбияләнүчеләр өчен «Китап + Интернет = Белемгә ачкыч» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар белән мондый темалар каралды: «Интернет китапны Алыштырырмы?, «Интернет һәм Китап ничек үзара бәйле». Балалар игътибар белән тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, китаплар турында мәкальләр җыйдылар, чара ахырында яраткан әкият геройларын сурәтләделәр.