Городская библиотека - филиал № 5

А. С. Пушкин әкиятләре буенча викторина уены

Пушкин рус шагыйрьләреннән беренче булып гади халык телендә сөйләшә башлый. Бу тел аның шигырьләрендә һәм әкиятләрендә ачык чишмә кебек иркен яңгырый. Шагыйрь һәрвакыт рус теленең байлыгы, аңлаешлылыгы, төгәллеге белән соклана, аны бик яхшы белә һәм шулай да аны гомер буе өйрәнүдән туктамый.
Бүген безнең китапханәдә А.С. Пушкинның туган көненә багышланган викторина уеннары узды. #Гимназия22нмррт мәктәп яны лагереннан балалар сорауларга җавап бирделәр,табышмакларны чиштелэр һәм шигырьләр сөйләделәр.