Городская библиотека - филиал № 5

А.С.Пушкинны укыйбыз

Безнең илдә шагыйрь А.С. Пушкинның искиткеч әсәрләрен белмәгән һәм яратмаган кешене табуы авыр. Ата-аналар үз балаларына Александр Сергеевич әкиятләрен буыннан-буынга укыйлар. Аны җир шарының барлык почмакларында яраталар һәм кадерлиләр. А.С. Пушкин безгә искиткеч шигырьләр калдырды. Бүген 22 нче мәктәп яны лагерендагы балалар Пушкинның әкиятләрен рольләргә бүлеп укыдылар һәм кечкенә Саша турында видеороликлар карадылар.