Городская библиотека - филиал № 5

Интерактив «Халык күңелендә калган моң»/«Мелодия народной души»

Татар классик драматургиясенең күренекле вәкиле Мирхәйдәр Фәйзигә быел 130 ел тула. Нечкә күңелле, моңлы, шигъри җанлы, әйләнә-тирәгә язучы татар әдәбиятында шактый соңарып барлыкка килгән драматургияне сайлый һәм аны яңа сыйфатлар белән баетырлык әсәрләр тудыра. Аның иҗатына жанр төрлелеге дә хас: ул – комедия, мелодрама, музыкаль драма, музыкаль комедия, хикәя, нәсер, шигырь, поэма, публицистик мәкалә, тәнкыйди язмалар авторы да.

Тарихи-туган якны өйрәнү «Истоки»/«Чишмәләр» клубы кысаларында №22 урта мәктәбенең 8 класс укучылары белән, драматургка багышланган  

«Мелодия  народной души» / «Халык күңелендә калган моң»  интерактив чара узды.

   Чара ахырында укучылар М. Фәйзи пьесасы буенча куелган, «Галиябану» спектакленнән өзек карадылар.