Городская библиотека - филиал № 5

Туган якны өйрәнү сәгате " Туган телем иркә гөлем"

 

2021 ел Татарстанда туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

  Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән.

 25 февральдә, № 9-нчы урта мәктәптә, «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге » елына багышланган «Туган телем иркә гөлем» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үтте. Укучылар Г.Тукай, М. Җәлил һәм  Н. Исәнбәтнең иҗаты һәм китаплары белән таныштылар. Очрашуның икенче өлешендә викторина сорауларына җавап бирделәр.