Городская библиотека - филиал № 5

Туган якны өйрәнү сәгате " Мин яратам сине Татарстан"

Нинди матур минем Туган илем,

Җир шарында тиңдәш юк аңар!

Киң кырларда үсә мул игеннәр,

Шаулап ага озын елгалар.

 

Ал чәчәкләр үскән болыннарда

Уйнап-көлеп йөри балалар,

Сандугачлар белән бергә кушылып,

Ил шатлыгын җырлыйлар алар.( Әхмәт Исхак)

   25 сентябрьдә, № 25 - нче гимназиядә « Мин яратам сине, Татарстан»   дип исемләнгән ,  туган якны өйрәнү сәгате узды. 10- нчы класс укучылары, шәһәрнең ничек төзелгәнен, урам исемнәренең тарихын тыңладылар. Иске шәһәр сүрәтләнгән альбомнарны кызыксынып карадылар. Түбән Кама шагыйре Б. Перминның шәһәргә багышлап язылган шигырьләре белән таныштылар. Чара ахырында,  «ТАССР оешуга 100 ел» тулу уңаеннан үткәрелгән « Минем Татарстан»/ «Мой Татарстан» эссе язу бәйгесендә катнашкан укучыларга дипломнар тапшырылды.