Городская библиотека - филиал № 5

" Кама таңнары" әдәби берләшмәсе язучылары белән очрашу." Туган ягым якын миңа"

2020 ел Татарстан   ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны олылап билгеләп үтә.

  Шул  уңайдан №5  китапханәгә « Кама таңнары “ әдәби берләшмәсе язучысы,шагыйрә Анастасия  Тимофеевна Усачева мәктәп укучылары белән очрашуга килде.

Анастасия ханым Мамадыш районы Колышчы авылында туган.Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаганнан соң гомерен укытучылык хезмәтенә багышлый. “ Тормышым баскычы”,” Бөрсет агышы”, “ Үткәннәргә йөрәк юл сала” һәм башка  китаплар авторы. Туган җир... Туган авыл... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Һәр яктан талантлы Анастасия ханымның иҗаты киң колачлы һәр шигыреннән моң саркыла.

Җиргә бәхет , күктә кояш иде,

Ә күңелдә-яшьлек моңнары.

Газиз булып күңелләрдә калды

Авылымның кыр-болыннары.

 

Анастасия ханым туган авылында,   сугыштан соң узган  балачагын, педагогия училищесына нинди авырлыклар белән укырга кергәнен искә алды. Беренче шигырен язарга нәрсә этәргәнен сагынып сөйләде.

     Очрашу азагында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны  бирделәр.