Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Хәтер сагында" .

48 нче гаилә китапханәсендә "Хәтер сагында" исемле әдәби хәтер кичәсе үтте. Кичәнең темасы- Бөек Ватан сугышы. Чарага, сугыш чары балалары буларак, шәһәребезнең танышланган шагыйрьләре нурулла Гаптуллин, Никиыор Тукмачев, Гөлчирә Ибәтуллина һәм сугыштан соңгы елларда дөньяга килеп, сугыш хәлләрен әтисе авызыннан тыңлап үскән шагыйрә Фәнүзә Сабирова чакырылды.

Чарада китапханәнең актив укучылары 1әм 28 нче мәктәпнең 7 нче, 8 нче сыйныфларда татар телендә сөйләнүче балалар катнашты.

Хәтер кичәсенең максаты - китапханә укучыларын шәһәребездә яңа басылып чыккан "Хәтер сагында" исемле китап белән таныштыру, бу китапның редакторы һәм төзүчесе Н.Гаптуллин белән очраштыру иде.( Бу китапка Түбән Кама әдипләренең Бөек Ватан сугышы турында әсәрләре тупланган).

Кичә бик уңышлы үтте. Шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен укыдылар, Н.Тукмачев гармунда сугыш чары көйләрен уйнады. Чарада катнашучылар арасында сугыш чары балалары да бар иде. Алар үзләренең әтисез балачакларын, ятим үслләрен сөйләделәр.