Әдәби круиз "Яраткан китаплар дөньясы"
Балалар һәм яшьүсмерләр китабы атнасы кысаларында Г.Тукай паркында 48 нче гаилә китапханәсе хезмәткәрләре"Яраткан китаплар дөньясы " исемле Әдәби круиз үткәрде. Бу мавыктыргыч сәяхәткә балалар әкият герое-Аю белән бергәләп чыктылар. Сәяхәт вакытында төрле тукталышларга тукталдылар, һәрбер тукталышта балаларны төрле биремнәр,уеннар, бәйге-эстафеталар көтеп тора иде. Алар биремнәрнең һәммәсен дә яхшы башкардылар. Күңелле дә, файдалы да бу сәяхәт балаларга бик ошады.