Күргәзмә-карау "Төрле жанрлар кирәк"
21 март көнне Бөтендөнья шигърият көненә багышлап 48 нче гаилә китапханәсендә "Төрле жанрлар кирәк" исемле күргәзмә-карау әзерләнде. Күргәзмәгә татар һәм рус телләрендә, балалар һәм олылар өчен шигъри җыентыклар урнаштырылды. Бу көнне китапханәгә килгән һәр укучы күргәзмә белән танышты һәм үзенең яраткан шигырен укыды.