Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Шигъри очрашу "Алар безнең өчен язалар".

Бүген 48нче китапханәсендә "Ярый әле каникуллар бар!" проекты кысаларында Халыкара балалар китабы көненә багышлап Түбән Кама шәһәренең балалар өчен язучы әдипләре - Рәмзия Вәлиева һәм Рәйфык Әхмәдиев белән шигъри очрашу булды "Алар безнең өчен язалар"📚📚📚.
Балалар шагыйрьләр белән яныннан таныштылар , аларның шигырьләрен яттан сөйләделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Шигъри очрашу бик күңелле үтте.