Сәнгатьле уку бәйгесе
84 нче балалар бакчасы балалары катнашында Муса Җәлил иҗатына багышланган сәнгатьле уку бәйгесе үтте.Чара өчен "Муса Җәлил- халкыбыз горурлыгы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде,шагыйрьнең тәрҗемәи хәле турында презентация тәкъдим ителде.
Бәйгегә балалар бик яхшы әзерлек белән килгәннәр: шигырьләрне яттан өйрәнгәннәр, шигырь эчтәлегенә туры килгән костюмнар кигәннәр һәм һәрбер бала бик матур чыгыш ясады. Чыгышлар ике телдә башкарылды. 1,2,3 нче урыннар гадел билгеләнде, ә катнашучыларның һәрберсенә диплом тапшырылды. Жюри составында китапханәнең әйдәп баручы китапханәчеләреннән тыш, шагыйрә-рәссам А.Юдина һәм 84 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче баланың әнисе М.Лесникова булды.
Бәйге бик күңелле үтте, балалар башкарган эшләре өчен бик соенделәр. Китапханәчеләр һәм А.Юдина тарафыннан балаларны бәйгегә әзерләгән тәрбиячеләргә,әти- әниләргә олы рәхмәт белдерелде.