Украина мәдәнияте көне.
Бүген Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Вербиченька" ансамбле катнашында Украина мәдәнияте көне үтте.Чара түбәндәге программа буенча барды:
- "Исәнме,Украина" исемле иллюстратив китап күргәзмәсенә күзәтү.
-Руслан Миргасимов башкаруында Т. Шевченконың украин телендә язылган шигырен тыңлау.
- Виртуаль экскурсия: "Украин халыкларының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре".
- "Вербиченька" ансамбле чыгышы.
- Чараны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Украина җәмгыятенә, аларның ансамбленә рәхмәт хаты тапшыру.
Чарада катнашучылар белдерүенчә, Украина мәдәнияте көне бик мавыктыргыч, файдалы үтте.