Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Иллюстратив китап күргәзмәсе "Киләчәккә маршрут"

   Татарстан командасының  WorldSkills илкүләм чемпионатында икенче урынны яулавы, ә агымдагы елда Дөнья чемпионатының Казанда узуы   белән бәйле рәвештә, 2019 ел республикада Эшче һөнәрләр елы буларак билгеләп үтелә. 

Шул уңайдан 48 нче китапханәнең китапларны өйгә бирү бүлегендә "Киләчәккә маршрут" исемле  иллюстратив китап күргәзмәсе эшли башлады.Күргәзмәнең максаты: төрле профессия кешеләре турында мәгълүмат бирү,эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү,әдәби әсәрләрдә эшче һәнәрләрнең яктыртылышын күрсәтү. Тәкъдим ителгән  китаплар, вакытлы  матбугат басмалары  төрле юнәлештәге эшче һөнәрләр, аларның үчзенчәлекләре белән таныштыра.