Кышкы мультфейерверк "Яңа ел мажаралары"
4 январь көнне "Ярый әле каникуллар бар" проекты кысаларында 48 нче китапханәнең уку залында "Яңа ел маҗаралары" дип исемләнгән кышкы мультфейерверк үтте: балаларга маҗаралы кышкы мультфильмнар күрсәтелде. Соңыннан балалар Иҗади һөнәрханәдә шөгыльләнделәр.