Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Дублер көне:Китап укучының китапханәчегә әверелүе.

2016 нчы елның 22 нче мартында 48 нче гаилә китапханәсендә "Китап укучының китапханәчегә әверелүе" дип аталган  Дублер көне үтте. Чарада катнашучылар китапханәче һөнәре белән, китапханәнең  китап фонды, китапларны урнаштыру тәртибе, каталоглар һәм картотекалар белән таныштылар. Дублерлар китап укучыларга китаплар тәкъдим  иттеләр, кулга бирелгән китапларны  формулярга яздылар, китап күргәзмәләренә, вакытлы матбугат  басмаларына күзәтү  ясадылар.

Чараның максаты: Китапханәче һөнәренә игътибар юнәлтү. Яшьләргә һөнәр сайлауда ярдәм итү. Китапны һәм китапханәне хөрмәт итәргә  чакыру.